Инвалидлар декадасы кысаларында «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә зур концерт белән тылсымлы бәйрәм узды! Бәйрәмдә, специалистлар, әти-әниләр һәм балалар гына түгел, ә ”Апрель» үзәгенең даими дуслары - клоун Костя, «Эфир» телеканалының алып баручысы Анастасия, һәм танылган җырчы Данир Сабиров катнашты.
Кунаклар өчен бер сәгать дәвамында җыр-биюле, күңелле уеннар, сабын куыклары һәм аквагрим белән мавыктыргыч бәйрәм булды! Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, артистлар белән бергә җырлар җырладылар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Һәм, әлбәттә инде, килгән һәр балага татлы бүләк тә бирелде!