2018 нче елның 19 нчы декабрендә Алексеевск районының «Забота» приютында тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова«Игелек бүләк ит!» акциясе уздырды. Әлеге чара приютта тәрбияләнүчеләрнең әдәплелек, игелеклелек турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту, изге гамәлләр кылу кирәклеге турында аңлату максатларыннан чыгып оештырылды.
Бу чарада балалар әдәпле сүзләр кулланып сөйләшергә һәм җәмгыятьтә үз-үзләрен тотуның этик нормаларын кулланырга өйрәнделәр.
Балалар, «Яхшылык һәм явызлык турында» дип аталган гыйбрәтле хикәяне тыңлаганнан соң, нәтиҗәләр чыгардылар; уңай сыйфатлар язылган «кирпеч»ләрдән өй төзеделәр. Дәрестә бердәмһәм күмәк эшли белү рухы сизелеп торды.Чараның нәтиҗәсе буларак, игелекле сыйфатлар язылган ромашкалар барлыкка килде.Һәр бала үзенең ромашкасы таҗларына,изге теләкләр язып, узып баручыларга бүләк итте.