"Апрель" тернәкләндерү үзәгендә юридик ярдәм көне.

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә тулы масштаблы юридик ярдәм көне үткәрелде.

Әлеге чара кысаларында Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, социаль яклау фонды һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән әйдәп баручы белгечләр чакырылган иде. Югарыда күрсәтелгән структураларның һәр вәкиле аерым тәртиптә үзләренә бирелгән мәсьәләләрне карады, төрле проблемаларны  хәл итү мөмкинлеген,  төрле юридик ситуацияләрдә нинди кыенлыклардан котылырга мөмкин булуы турында аңлатты.

Үткәрелгән чара нәтиҗәләре һәм ата-аналарның күпсанлы бәяләмәләре буенча, мондый форматтагы очрашуларның даими рәвештә кирәклеге турында нәтиҗәләр ясарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International