Менделеев муниципаль районында "Өмет Яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, Яңа ел бәйрәме алдыннан, социаль хезмәткәрләр өчен «Елга бер тапкыр!» дигән акция узды.
Бәйрәм кәефе һәм эмоциональ күтәренкелек булдыру максатыннан, бүлекчә хезмәткәрләре төрле төстәге җепләрдән чыршы шарлары ясарга өйрәнделәр.
Һәр кул остасы үзенең кабатланмас кул эшен булдыра алды, яңа белемнәр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алды.
Алынган сәләтләрен социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән бергә бизәкләр ясау өчен куллана алачаклар.