"Веста" Үзәгендә анимацион студиядә эшләү дәвам итә.

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

 

 “Веста” Үзәгендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңү яулаган “Балачак” әкият иле” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проектны тормышка ашыру кысаларында Үзәктә мультфильмнар булдыру буенча анимацион тернәкләндерү студиясе эшли.

Мультфильмнар - бик озак вакытлы, хезмәт сөючән һәм шул ук вакытта бөтен бер команда, иҗади һәм талантлы кешеләр эшчәнлегенең кызыклы төре. Эш башында ук педагог балалар һәм волонтерлар белән команда барлыкка килүгә юнәлдерелгән таныштыру дәресе үткәрде. “Фантазия дөньясы” дәресләре курсы кысаларында балалар мультипликация тарихы, мультфильмнар төрләре турында белделәр, караган фильмнарны анализладылар, аларны булдыру ысулларына өйрәнделәр. Озак дебатлардан соң Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте мотивлары буенча мультфильм төшерергә карар ителде. Әкиятне укып, балалар һәм волонтерлар аның нәрсә турында, декорацияләр ясарга һәм пластилиннан нинди мультфильм геройлары ясарга кирәклеге турында фикер алыштылар. Проектта катнашучылар рәхәтләнеп дәресләргә йөриләр, энтузиазм һәм мавыгу белән шөгыльләнәләр, мультфильм төшерү өчен кирәкле материаллар әзерлиләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International