Менә күңелле Яңа ел бәйрәмнәре дә тәмамланды. 2019 нчы елның 11 нче гыйнварында балалар яңа елның төп геройларының берсе булган яшел матур чыршы белән саубуллаштылар. 11 нче санлы социаль участокта «Веста» Үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала арасында Иске Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган «Чыршы белән саубуллашу» чарасы үткәрде. Максат: бәйрәмнәрдә, уеннарда катнашырга теләк тәрбияләү, шатлык, бердәмлек хисе формалаштыру.
Балалар Кама Аланы бистәсенең төп чыршысына, аның белән киләсе елга кадәр саубуллашыр өчен килделәр. Кыш бабай белән көтелмәгән очрашу аларны бик сөендерде, ә алар өчен әзерләнгән күңелле уеннар һәм ярышлар, шулай ук чыршы тирәли әйлән-бәйлән уеннары берәүгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Очрашу күңел ачу чарасы гына түгел, танып-белү дә булып чыкты. Кыш бабай балаларга Иске Яңа ел бәйрәменең каян килеп чыгуы турында сөйләде, бу балалар өчен кечкенә ачыш булды. «Кышкы сүзне тот», «Чыршылар», «Хоккей», «Таяк астыннан уз», «Яңа елга сикереп керү» дигән һәм башка күңелле конкурслар балаларга бик ошады. Малайлар һәм кызлар ераграк сикерергә, иптәшеннән тизрәк йөгерергә, Кыш бабайның кырына кагылырга һәм капкага гол кертергә тырыштылар. Балалар барлык конкурсларда да актив катнаштылар, вакытны күңелле үткәрделәр, күп кенә уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр генә түгел, татлы күчтәнәчләр, Кыш Бабайдан бүләкләр дә алдылар.
Барысы белән саубуллашканнан соң Кыш Бабай үзенең әкият урманнарына кайтты, ә балалар киләсе ел чыршысы белән рәхәтләнеп саубуллаштылар! Бәйрәм якты, хис-кичерешләргә бай, онытылмаслык, тылсымлы узды һәм балаларның күңелендә якты эз калдырды.