“Урманда кыш”. "Веста" Үзәге.

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

“Әни+бәби” клубы кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Урманда кыш” темасына дәрес үткәрде. Максат: балаларның урман кешеләре, аларның кышын тормыш үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.

Клубның чираттагы дәресенә нәниләргә бик күп урман кунаклары килде: тиен, керпе, куян, аю. Алар белән аралашу аша балалар хайваннарның кышкы чорда тормышы турында белделәр. Шулай ук урман халкы белән бергә күп кенә уен биремнәрен дә үтәделәр: тиен белән күркә җыйдылар, аны чикләвек белән сыйладылар, керпегә энәләрен табуда булыштылар, куян белән бергә күңелле бию биеделәр, дәрес ахырында аю рәсемнәрен буядылар. Сюжетлы уен аша балалар кыш көне аю һәм керпеләрнең кайда йоклавын, тиен һәм куяннарның нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр. Ата-аналар үз сабыйларына мөмкин кадәр кызыклы формада кирәкле мәгълүмат бирде.

Дәрестә катнашучылар сабыйны үстерү өчен күп кенә кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International