14 январь 2019 ел, дүшәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җир – безнең төп йортыбыз” дип исемләнгән викторина узды. Викторина уздыруның максаты балаларның табигать турында булган белемнәрен ныгыту һәм мәхәббәт тәрбияләү. Чара барышында туган як турында табышмаклар – җаваплар әйтелде, шигырьләр сөйләнде, әңгәмә үткәрелде.
Әти – әниләр белән берлектә “Яхшы – начар”, “Хайванны сурәтлә” дигән уен уздырылды.
Шөгыльдә 15 кеше катнашты.