Көтеп алынган Яңа ел каникуллары узып та китте. Алда иң озын уку чиреге көтә. Әлеге чирек безнең балалар өчен уңдырышлы булсын иде дигән теләктә калабыз.
Каникул дәвамында приютта нинди генә бәйрәмнәр, бәйгеләр уздырылмады, ләкин шулай да иң күңеллесе ак кар белән ябынган тау битендә чана, чаңгы шуу булды. Чана-чаңгылар җилдереп таудан тошеп китә. Биткә салкын җил, кар бөртекләре сыланып кала. Кышкы суык бит урталарын алсуландырса да, гөрләп уйнаган бала чаганы туңдыра алмады. Балалар тирләп-пешеп уйнауларын белделәр. Чана, чаңгы, коньки сабый чакта иң кызыклы кышкы уеннар. Конькида шуу өчен балалар тәрбиячеләр җитәкчелегендә Лесхоз бистәсенең боз сараенда булдылар. Матур музыка аяк астында чыңлап торган боз аларның күңелен күтәрде, тәннәренә сихәт бирде.
Тик безнең приют балалары вакытларын уйнап кына уздырмадылар: өлкәннәргә кар чистартырга булыштылар, ветераннарга дә ярдәм иттеләр (каралты-кураларны кардан арындырдылар).