Битлекләр ясау буенча мастер - класс

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

15  нче январь, 2019 нчы ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен театр битлекләре ясау буенча мастер класс үткәрде.

Чараның максаты:    декоратив  гамәли сәнгаткә карата кызыксыну уяту, буш вакытны дөрес итеп оештыра белү.

Хезмәт  инструкторы  социаль хезмәт  алучыларны театр төрләре, театрда эшләүче  һөнәр ияләре белән таныштырды. Театр тамашаларының ничек оештырылуы, спектакль барышында битлекләрнең бик тә әһәмиятле атрибут булуы турында сөйләде.

Белгеч “Шалкан” һәм “Йомры күмәч” әкиятләренә кәгазьдән битлек ясарга тәгъдим ясады. Катнашучылар балачак хәтирәләрен искә төшереп, зур кызыксыну белән матур битлекләр ясадылар. Социаль хезмәт  алучылар вакытлыча гына булса да үзләрен театрның  серле, сихри дөньясында итеп хис иттеләр.

       Катнашучылар кызыклы һәм мавыктыргыч чара үткәргәне  һәм уңай эмоцияләр тудырганы өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.

Чарада 10 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International