«Падишах балында Көлсылу» дигән музыкаль әкият тамашасы

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның уңай эмоциональ-психологик фонын формалаштыру,  рухи,  мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

 Социаль хезмәт алучыларга үзләренең балалары һәм оныклары белән Орган залында гадәти булмаган фантастик балда булу мөмкинлеге туды. Нәни тамашачылар гына түгел, өлкәннәр дә монда үзләрен  чын тылсымлы әкият дөньясында итеп хис иттеләр. Театрның яшь артистларының җырлары, биюләре, матур костюмнары тамашаның куелышын җанландырды. Спектакль барышындагы  үзгәрешләр һәм танылган профессиональ  музыкантларның: Илсөяр Сөләйманова (орган), Эльмира Әхмәтова (рояль), Элеонора Лерман (скрипка) уйнаган  музыкаль әсәрләре тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Өлкәннәргә ул балачак әкиятләрен, хыялларның тормышка ашуын, яхшылык һәрчак явызлыкны җиңүен искә төшерде. Театральләшкән тамашадан соң, социаль хезмәт алучылар гаять күңелле хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.  Артистларга һәм учреждение җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International