"Яңа елны ничек каршы аласың, шулай итеп үткәрәсең!» "Хыял" балалар приюты Аксубай

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

“Хыял” балалар приютында тәрбияләнүчеләр Яңа Ел ял көннәрендә «Кышкы разгуляй»дигән мавыктыргыч спорт бәйрәмендә катнаштылар.  Бубенчиклар тавышы астында балалар кышны каршы алдылар, ул үзе белән кышкы кәефне генә түгел, күңелле конкурслар һәм уеннар да алып килде!Тәрбияләнүчеләр чыршы ясадылар, чанада шудылар, кар бөртекләре җыйдылар һәм чаңгыда шудылар. Барыннан да бигрәк, балаларга «Кар могҗизалары»конкурсы ошады. Жюри нәтиҗәләрен чыгарганда, балалар күңелсезләнмәде, ә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады. Приютта кышкы уеннар " ура» да гына узды, балалар вакытларын бик теләп үткәрделәр, ә бүләккә әле татлы бүләкләр дә алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International