12 гыйнвар көнне «Гнездышко» приютында «Колобокны эзләп» мавыктыргыч музыкаль сәяхәт узды.
11 гыйнвар көнне Иске Дөреш авылында яшәүче Мөхәмәтшиннар гаиләсе алтын туйлары уңаеннан котлаулар кабул итте.
11 январь 2019 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Табигать иленә сәяхәт” дип исемләнгән шөгыль үткәрелде.
2018 нче елның 11 январендә “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мәдәни-спорт үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Теләкләр чыршысы” дип исемләнгән яңа ел чарасы уздырдылар. Авыр диагнозлы 11 бала Әтнә районы башкарма комитеты, социаль ярдәм бүлеге, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге һәм Казан шәһәренең “Наз” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган бәйрәмгә килделәр. Бәйрәмдә балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар, аларга үзләренең иҗади һөнәрләрен күрсәттеләр. Хәйриячеләр балаларның открыткада язган теләкләрен чынга ашырып, бүләкләр тапшырдылар.
Социаль куркыныч хәлдә теләсә кайсы гаилә калырга мөмкин, чөнки социаль проблемалар бик күп: яшәү шартлары авыр булу, эш урыннары булмау, ир белән хатын арасында конфликтлар һәм башкалар. Бу гаиләләр зур игътибар таләп итәлэр. Социаль педагогның төп бурычы булып аларны имин булмаган хәлдә калдырмас өчен, мөмкин кадәр иртәрәк бу категория гаиләләр белән профилактик эшне башлап җибәрү тора.
2019 елның 11 гыйнвар көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты гаилә имин булмавын кисәтү испекторы белән берлектә социаль яктан куркыныч гаиләләргә бардылар. Әти-әниләр һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр.
Кышкы каникуллар вакытында Әлки муниципаль районында «Забота " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ведомство учетында торучы балигъ булмаган балаларның максатчан төркеме белән «Игелекле каникуллар» акциясе оештырдылар.
11 нче гыйнвар 2019 нчы ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Кышкы уеннар» дигән спорт -күңел ачу чарасы үткәрде.
11 гыйнвар- Бөтендонья “рәхмәт” көне. Әлеге көн якыннарга, туганнарга дөньяда булганнары, яшәгәннәре өчен рәхмәт әйтү өчен иң кулай көн.
2019 нчы елның 10 нчы гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. «Дөньяда күк могҗизасы» дип исемләнгән Раштуа укулары үткәрде.