2019 елның 15 гыйнварында, Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, ата-аналар алиментлар түләүдән баштарта торган, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә, хокукый ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде. Киңәшмәдә, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты, опека һәм попечительлек, халыкны социаль яклау бүлеге, Суд приставлары хезмәте вәкилләре катнаштылар.
Бердәм кабул итү көннәре, һәр айның беренче сишәмбесендә, Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 йорт.