2019 елның 16 гыйнвар көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Салихова Фатыма Габделгәзиз кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фатыма апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
“ Музыка тылсымы” Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында.
16.01.2019 елда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Мифтахова Гулия Ибраһим кызы ведомство ара “Без бергэ” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Гаилә һәм бала”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән эмоциональ һәм физик яктан гаилә өчен бала әһәмияте турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.
17 гыйнвар көнне «Гнездышко» приютында «Алло, без талантлар эзлибез» дигән конкурс узды.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова «Мин яратам сине, Татарстан! " дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрде.
Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Арча" спорт комплексында йөзү дәресләренә бик теләп йөри. Бу дәресләрдән беркем дә битараф калмый
Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 15нче гыйнварында Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.
Матур традицияне дәвам итеп, 2019 елның 16 гыйнварында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова булып китте.
2019 нчы елның 19 нчы гыйнварында “Веста” Үзәгендә “Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү эше кабинеты кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Кайнар әйберләрне тоту өчен җиләк формасындагы эләктергечләр бәйләү” дип аталган темага дәрес үткәрелде.
Иске Яңа ел
15 гыйнвар 2018 ел
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел тамашасы, Раштуа кичәләре, шашка турниры, төп чыршыны ачу тантанасы узды. Ә 15 гыйнвар көнне безнен әбиләр һәм бабайлар район мәдәният йортында «Иске Яңа ел» театральләштерелгән тамаша карарга бардылар. Яңа ел шатлыклары моның белән генә төгәлләнмәде, сәламәтлекләре буенча мәдәният йортына баралмаганнар өчен артистлар үзләре килделәр. Өлкәннәр янында кунакта алар җырлар җырладылар, бергәләп биеделәр. Мондый чаралардан бик яхшы тәэсирләр кала: Яңа ел персонажлары өлкәннрнең рухларын күтәрде, күзләрендә шатлык балкыды. «Яңа елны ничек каршы аласың, ел буе шулай үткәрәсең», - дигән ышаныч бар. Интернат-йортта яшәүчеләрнең барысы да яхшы булыр дип санарга мөмкин, чөнки бәйрәм яхшы узды!