Иске Яңа ел
15 гыйнвар 2018 ел
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел тамашасы, Раштуа кичәләре, шашка турниры, төп чыршыны ачу тантанасы узды. Ә 15 гыйнвар көнне безнен әбиләр һәм бабайлар район мәдәният йортында «Иске Яңа ел» театральләштерелгән тамаша карарга бардылар. Яңа ел шатлыклары моның белән генә төгәлләнмәде, сәламәтлекләре буенча мәдәният йортына баралмаганнар өчен артистлар үзләре килделәр. Өлкәннәр янында кунакта алар җырлар җырладылар, бергәләп биеделәр. Мондый чаралардан бик яхшы тәэсирләр кала: Яңа ел персонажлары өлкәннрнең рухларын күтәрде, күзләрендә шатлык балкыды. «Яңа елны ничек каршы аласың, ел буе шулай үткәрәсең», - дигән ышаныч бар. Интернат-йортта яшәүчеләрнең барысы да яхшы булыр дип санарга мөмкин, чөнки бәйрәм яхшы узды!