Хезмәт хокукы - синең хокукың
Хезмәт хокукы илнең хезмәткә сәләтле халкы өчен законнарның иң мөһим һәм дулкынландыргыч аспекты булып тора. Безнең һәрберебез үз гомерендә бер генә тапкыр булса да эшкә урнашу буенча сораулар белән очрашкан. Бу сораулар еш кына җавапсыз кала.
Быел гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә кертелгән "Хезмәт хокукы - синең хокукың» программасының төп максатлары: социаль хезмәт күрсәтелүче затларга дәүләт тарафыннан билгеләнгән хезмәт хокукларын һәм ирекләрен аңлату, хезмәткәрләрнең һәм эш бирүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен аңлату. Әлеге программа ата-аналарга һәм балигъ булмаган балаларга исәпләнгән. Балаларга хезмәт тәрбиясе гаилә тәрбиясеннән аерылмыйча башкарылырга тиеш, чөнки барлык нигезләр гаиләдә, шул исәптән хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тә, гаиләдә салына.
Программа дәресләр циклыннан тора, аңа консультация, әңгәмәләр, ата-аналар җыелышлары һәм балигъ булмаганнар өчен аралашу сәгатьләре керә. Курс вакытында кешелеклелек кыйммәтләре системасы формалаша, белем алына. Курсларда белгечләр хокук турында гына түгел, эш бирүче һәм хезмәткәрнең бурычлары турында да сөйлиләр. Социаль хезмәтләр алучыларга хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында һәркем аңларлык формада мәгълүмат җиткерәләр.
Хезмәт мөнәсәбәтләренең хокукый якларын белү гражданнарга хезмәт, ял, лаеклы тормыш дәрәҗәсе өчен үз хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк.