Соңгы вакытта балаларның һәм өлкәннәрнең иң популяр кышкы мавыгуы булып - мавыктыргыч тюбинг урын алып тора башлады. Тюбинг (ингл. Tubing, tube — труба) – кар яки су буйлап йөрү өчен каралган, һава белән тутырылган чаналар, ә халык шунда ук кардан шуу өчен ясалган әлеге кабартылган җайланмага «ватрушка» дип исем куша.
2019 елның 16 гыйнварында ДКО «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты» территориясендә тәрбияче Дәүләтҗанов Мостафа җитәкчелегендә "Тюбингта шуу” уздырылды.
Чараның максаты:
- Балаларда тәрбиячеләр белән уртак хәрәкәт күнегүләренә кызыксыну уяту;
- Бер-береңә ярдәм итә белүне үстерү;
- Күзәтүчәнлек, игътибар, хәтер, тыңлый һәм ишетә белү, үзеңне һәм башка кешеләрне аңлый белүне үстерү.
Балалар да, тәрбиячеләр дә тату һәм күңелле шудылар. Барысы да актив хәрәкәт итте, тәкъдим ителгән уеннарда бик теләп катнаштылар: «Кем ераграк шуар», «Паровозик белән шуу».
Әлеге чара вакытында балалар белән тәрбиячеләр бер-берсе белән күтәренке кәеф, күңелле һәм актив рәвештә тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Балалар үз вакытларын бик теләп һәм зур кызыксыну белән үткәрделәр.