16 январь 2019 ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Без сәламәт халык” дигән шөгыль узды. Шөгыльнең максаты булып балаларга һәм яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук үз сәламәтлегеңә игътибар үстерү. Әңгәмә барышында көнлек режим, физик культура, дөрес туклану кеше тормышында бик зур урын алып торуы аңлашылды. Шөгыль ахырында “Начар гадәтләр” темасына видеоролик каралды. Сәламәтлекне яшьтән кайгырт дигән нәтиҗә ясалды. Шөгыльдә 27 бала һәм әти – әни катнашты.