«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Табигать дөньясы гаҗәеп матур» дигән экологик - интеллектуаль уен

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

16 нчы январь 2019 нчы ел, чәршәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче филиал китапханә хезмәткәре Гөлназ Фардиева «Табигать дөньясы гаҗәеп матур » дигән экологик - интеллектуаль уен үткәрде.

 Чараның максаты: әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту, экология культурасын формалаштыру,  аны саклау һәм табигатькә, аның матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү иде.

Белгеч чараның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү кысаларында үткәрелүен һәм тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышлануын игълан итте.

Интеллектуаль уен 3 турда үтте. Аларның һәркайсы катнашучыларга табигатьнең гүзәл һәм кабатланмас дөньясы турында, ә кеше бу гаҗәеп дөньяның бер өлеше генә икәнен искә төшерүгә юнәлдерелгән иде. Катнашучылар ике командага бүленделәр: “Яр карлыгачлары” һәм “Лачыннар”. Командалар бик кызыксынып республикабызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. Туган як табигате турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр искә төшерделәр һәм җырлар җырладылар. Бу интеллектуаль ярышта командалар үзләренең эрудициялелеген, зирәклеген һәм туган республика табигатен белүләрен күрсәттеләр.

Жюри балларны санаган арада, социаль хезмәт алучылар «Дөньяны саклау васыяте!» дигән республикабызның милли парклары, тыюлыкларның төрлелеге турында сөйләүче китаплар, брошюралар, журнал мәкаләләре һәм шулай ук юкка чыгу чигендә булган сирәк хайваннар һәм үсемлекләр белән таныша алдылар. Экологик уен нәтиҗәләре буенча командаларга грамоталар һәм барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Чарада 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International