2018 ел нәтиҗәләре буенча “Юлдаш”та хезмәткәрләр утырышы узды.

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнвар көнне  “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та 2018 ел нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр утырышы булды. Утырышта башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Задворнова Галина Юрьевна, Чистай муниципаль районы  социаль яклау булеге җитәкчесе Каюмова Гүзәл Рафыйк кызы катнашты.

            Интернат-йорт директоры Елена Четырчинская үз докладында 2018 ел дәвамында узган  мөһим чараларны, игътибарга лаек җиңүләрне барлады, чишелеп бетә алмаган мәсьәләләргә тукталды. 2018 елны “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” дөрестән дә күп җиңүләргә бай булды. Интернат хезмәткәрләре, биредә яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылар оешма эчендэ узган конкурсларда гына үз сәләтләрен сынап калмыйча, муниципаль, республика күләм бәйгеләрдә дә үзләрен уңай яктан күрсәтеп җиңүләр яулады. Спорт ягыннан, кул эшләнмәләре буенча, мәдәни-музыкаль бәйгеләрдә катнашып, мактауга лаек урыннар алдылар.

         Интернат-йорт үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Чистай муниципаль районы” бүлеге исеменнән  Надежда Цыганова Мактау грамотосы, Ирина Капитонова, Марина Гыйльметдинова Чистай муниципаль районы башлыгының Иванов Д.И.исеменнән  Рәхмәт хатлары, Елена Малолеткова, Людмила Җамалетдинова, Рәшит Вәлиев “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International