ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар әкияти экскурсиягә барганнар. Алар танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә булдылар.

2019 елның 17 нче гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Нуриева Лилия Рашат кызы тарафыннан “Раштуа могҗизасы” дигән күңел ачу чарасы үткәрелде.

Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар белән "Таләп итәргә һәм контрольдә тотарга өйрәнәбез" дигән темага төркемле дәрес оештырды.

2019 нчы елның 15 нче гыйнвары көнне “Веста” Үзәге белгечләре “Альфа” мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Воскресенск чиркәвенщ йөрүче балалар белән берлектә 20 гаиләгә “Раштуа әкияте “Морозко” дигән мини-спектакль күрсәттеләр. Максат: баланың рухи-әхлакый шәхесен тәрбияләү, Раштуа бәйрәме турында булган белемнәрне киңәйтү.

2019 елның 17 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  “Физкульт- сәлам!” дип исемләнгән спорт сәламәтләндерү чарасы үтте.

17 нче гыйнвар 2019 ел, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зингирова «Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары вакытында ЛФК» дигән темага мастер-класс үткәрде.

Рәсем-баланың иҗади эшчәнлегенең беренче төре. Кечкенә яшьтән үк балалар карандашлар һәм буяуларга алына, әле күнекмәгән куллары белән үзләренең матур “шедеврлары”н иҗат итәләр. Бу этапта баланың сәнгатькә сәләте булу-булмавы мөһим түгел. Рәсем дәресләре аның өчен-төрле яклы, гармонияле шәхес формалаштыруның мәҗбүри шарты.

Тәрбияче Сибгатуллина А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Кар бабайлар” темасына рәсем ясау буенча дәрес үткәрде. Барлык балалар да бик тырыштылар һәм канәгать калдылар. Кар бабайлар матур, ягымлы һәм һәркемнеке төрле-төрле килеп чыкты.

      Һава торышы начараю һәм кар күп яву сәбәпле,  Әтнә районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә “Чиста ишек алды” акциясе оештырдылар. Акция кысаларында социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә үзәктә карамакта торучы өлкәннәрнең ишек алларын, өй тирәсендәге сукмакларны кардан чистарттылар. Район үзәгеннән ерак урнашкан авыллардан барлыгы 24 кешегә ярдәм күрсәтелде. Үзәк белгечләре акцияне башка авыл җирлекләрендә дә дәвам итәргә планлаштыралар.

Хәзерге вакытта яшүсмерләр компьютер уеннары белән мавыгалар, чөнки компьютерларның популярлыгы артты. Мондый төр эшчәнлегенә альтернатива табу бик авыр.

16 гыйнвар көнне « Тургай " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Раштуа колядкалары»дигән танып-белү-күңел ачу чарасы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International