“Раштуа әкияте “Морозко” дигән мини-спектакль. "Веста" Үзәге

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 15 нче гыйнвары көнне “Веста” Үзәге белгечләре “Альфа” мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Воскресенск чиркәвенщ йөрүче балалар белән берлектә 20 гаиләгә “Раштуа әкияте “Морозко” дигән мини-спектакль күрсәттеләр. Максат: баланың рухи-әхлакый шәхесен тәрбияләү, Раштуа бәйрәме турында булган белемнәрне киңәйтү.

        Якшәмбе мәктәбендә катнашучылар “Морозко” әкияте аша Раштуа бәйрәме барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Шулай итеп, әлеге чарага килгән бар кеше дә дөньяның 100 дән артык илендә иң мөһим христиан бәйрәмнәренең берсе булган Раштуа бәйрәмен билгеләп үтү турында белделәр. Ул яңартуны символлаштыра, чөнки нәкъ менә Христос туу кешелек өчен яңа, якты эраның башлануын күрсәтеп тора. Юкка гына Яңа елны Раштуа бәйрәменнән саный башламыйлар да инде. Спектакльдә катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Спектакльдән соң балалар һәм аларның әти-әниләре өчен уеннар, конкурслар оештырылды.

Чара ахырында чәй өстәле әзерләнгән иде. Ата-аналар һәм балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм вакытны бик теләп һәм файдалы итеп үткәрделәр. Алар оештыручыларга матур бәйрәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International