Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Раштуа могҗизасы” дигән темага күңел ачу кичәсе.

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Максаты: балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштыру; күзаллау, сөйләм телен, әйләнә- тирәлекне кабул итә белү күнекмәләрен үстерү; янәшәдәгеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Чара И.С.Шмелевның “Раштуа” шигыреннән өзек уку белән башланып китте. Тәрбияче Раштуа бәйршәменең килеп чыгу тарихын образлы итеп күрсәтте. Бизәлгән чыршы, чыршы уенчыклары, йолдызлар- бәйрәмнең символлары икәнлеген аңлатты. Раштуа- балачакның иң истә кала торган бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәмнәрдә ялгыз, авыру, якыннарны кайгырту, караучысыз калган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Андыйларга җылылык, игътибар җитми. Шуңа күрә, үз кулыңнан ясалган әйбер, җылы әңгәмә, мәхәббәт аларга иң тансык бүләк санала. Чара барышында балалар бар күңелләрен биреп уйнадылар, серле капчыктан могҗиза эзләделәр, тәрәзәдә салкыннан ясалган бизәкләрне күзәттеләр, чыршы уенчыкларын кызыксынып карадылар. Һәр яңа көн балаларга яңа өмет һәм сөенеч вәгъдә итә, алар тормыш могҗизасын түземсезлек белән көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International