2019 елның 18 гыйнварында «Гнездышко» приютында «Яшь хуҗабикә» конкурсы үткәрелде. Әлеге чара балаларның иҗади сәләтләрен, шәхси сыйфатларын үстерүгә - хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек, максатка ирешүгә юнәлдерелгән.
Конкурс үз эченә алты иҗади биремне алган: «Тамаша»да кызлар үзләренең иң матур якларын күрсәттеләр. «Прическа» дигән конкурста кызлар үзләрен чәчтараш сәнгатендә сынап карадылар. Өченче конкурс - «Модалы күлмәк», тәрбияләнүчеләр рәссам-дизайнер ролен үз өсләренә алдылар, кичке күлмәк эскизларын ясадылар. Ә нәтиҗәләре буенча «Модалар журналы»н иҗат иттеләр. Ә төймәләрне тиз һәм сыйфатлы итеп кем теккәнен «Төймәләр» конкурсы күрсәтте. Яшь хуҗабикәләребез бәрәңгене тиз һәм пөхтә чистарта алалар. Өстәвенә кызлар кулинариядә булган сәләтләрен күрсәттеләр.
Жюри барлык конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне игълан итте, һәр катнашучыга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.