“Тургай” приютында рәсем ясау дәресе.

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Рәсем-баланың иҗади эшчәнлегенең беренче төре. Кечкенә яшьтән үк балалар карандашлар һәм буяуларга алына, әле күнекмәгән куллары белән үзләренең матур “шедеврлары”н иҗат итәләр. Бу этапта баланың сәнгатькә сәләте булу-булмавы мөһим түгел. Рәсем дәресләре аның өчен-төрле яклы, гармонияле шәхес формалаштыруның мәҗбүри шарты.

Тәрбияче Сибгатуллина А. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Кар бабайлар” темасына рәсем ясау буенча дәрес үткәрде. Барлык балалар да бик тырыштылар һәм канәгать калдылар. Кар бабайлар матур, ягымлы һәм һәркемнеке төрле-төрле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International