Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар белән "Таләп итәргә һәм контрольдә тотарга өйрәнәбез" дигән темага төркемле дәрес оештырды.
Чара "Мин бәхетле ата-ана" клубы кысаларында оештырылды. Дәреснең максаты ата-аналарга баланы контрольдә тоту формаларын аңлату.
Дәрес өч өлештән торды. Беренче өлеше – балалар буйсынырга тиешле кагыйдәләр һәм таләпләр белән таныштыру өчен юнәлдерелгән мәгълүмат. Икенче өлеш баланың эш-гамәлләре зонасын билгеләүгә юнәлдерелгән төрле күнегүләр иде. Дәреснең өченче өлеше төркемдә контрольнең төрле формаларын кертү ысуллары турында фикер алышуга багышланды.
Ата-аналар әңгәмәдә актив катнашты һәм сораулар бирде. Шулай ук алар "Кеше тәрбияләү өчен кирәк / ярамый..." , "Әгәр балагыз гаепле икән" темасына белешмәлекләр дә алдылар.