2019 елның 18 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “ тәрбиячеләр балалар өчен “Сак булырга өйрәнәбез” дип аталган чара үткәрделәр.
16 гыйнварда муницпаль районында дәүләт автоном «ҮЗӘГЕ «Исток-Башлангыч» МТЗ һәм СЗ РТ в Лениногорский муниципаль районында социаль проекты кысаларында «Мин Барсында булдырам» социаль педагогы Тимофеева Тамара узрырган дәрес: «Кар бабай» техникасында торцевания.
17 нче гыйнварьдә Чирмешән муниципаль районының "Доброе сердце» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган Туган якны өйрәнү музеенда «Минем Туган ягым" темасына рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Барлыгы 47 бала катнашты. Конкурста җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар да Мәдәният һәм ял паркына чаңгы шуырга чыктылар
“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Минем киләчәгем минем кулларда” дигән темага тренинг үткәрде
18 нче январь 2019 нче ел, жомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мадина Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен “Зур һәм вак моториканы коррекцияләү” дигән темага мастер-класс үткәрде.
“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән “Хәтирәләр яңарту терапиясе” буенча сәләмәтлек өчен файдалы чара оештырдылар. Алар чын кунелдән кул эшләре белән шөгельләнеп, фоторәсемнәр карап бик куңелле үткәннәрен искә төшерделәр. Чарадан соң ветераннарыбызның күңелләре күтәрелеп китте.
Шушы көннәрдә "Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Profistyle” хәрәкәте активистлары белән очраштылар. Районыбыз волонтерларының эшчәнлеге, иң уңышлы киң күләмле ирекле проектлар белән таныштылар, шулай ук социаль хезмәткә мөрәҗәгать итүчеләргә адреслы ярдәм турында фикер алыштылар.
2019 елның 17 гыйнвар көнендә Югары Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Сәләхиева Нәкиябану Әгзәм кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәкиябану апага Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырды, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова hәм Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2019 елның 18 гыйнварында «Гнездышко» приютында «Яшь хуҗабикә» конкурсы үткәрелде. Әлеге чара балаларның иҗади сәләтләрен, шәхси сыйфатларын үстерүгә - хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек, максатка ирешүгә юнәлдерелгән.