2019 елның 17 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Физкульт- сәлам!” дип исемләнгән спорт сәламәтләндерү чарасы үтте. Чараның максаты балаларның физик сәлатен үстерү, сәламәт яшәү рәвеше, физик сыйфатларны ныгыту. Чара барышында кызыклы спорт уеннары үткәрелде: чаңгы киеп ярышу, кар йомарламнары белән уеннар. Әлеге чара кызыклы һәм күңелле үтте.