17 нче гыйнвар 2019 ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зингирова «Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары вакытында ЛФК» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары вакытында күнегүләр комплексы белән таныштыру, өй шартларында куллану өчен күнегүләр комплексы белән белешмәлекләр таратырга.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүгә нерв йөкләнеше, түбәнәйтелгән физик активлык, зарарлы гадәтләр, артык авырлык йогынты ясый. Физик күнегүләр йөрәк-кан тамырлары системасын савыктыруда зур роль уйный. Шуны истә тотарга кирәк: физик күнегүләр башкарганда артык көчәнешләргә юл куймаска, темп дөрес сайларга һәм йөкләнешнең оптималь дәрәҗәсен тәэмин итәргә кирәк.
Инструктор йөрәккә дөрес режимда эшләр өчен туп белән дәвалау физкультурасының катлаулы комплексын күрсәтте.
Дәрестә 15 кеше катнашты.