Чирмешән районында 96 яшьлек социаль хезмәтләр алучы прививка ясатты

2021 елның 16 апреле, җомга

“Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән  “Коронавируслы инфекция йоктырудан ничек сакланырга?” дигән темага әңгәмәләр алып баралар. Нәтиҗәсе күз алдында – өлкәннәр арасында  COVID-19дан вакцина ясатырга теләүчеләр саны көннән-көн арта.

Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин да коронавируслы инфекциядән вакцина ясатырга теләк белдерде. 96 яшьлек ветеран вакцинаны җиңел кичерә, үзен әйбәт хис итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International