15 нче апрель көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсы кысаларында 19 бала арасында «Күпкырлы дөньяда яшәргә өйрәнәбез» дигән профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларда толерант мөнәсәбәтләр күнекмәләрен формалаштыру, бәхәсле мәсьәләләрне конфликтсыз хәл итүгә өйрәтү, әйләнә-тирәдәгеләргә карата сизгерлек, түземлек тәрбияләү.
Дәрес барышында балалар "Толерантлык" төшенчәсе белән таныштылар, «игелеклелек», «шәфкать», «дуслык» сүзләренең әһәмиятен үзләре формалаштырдылар. Соңыннан балаларга конфликтлы ситуацияләрнең мисаллары тәкъдим ителде. «Толерантлык ромашкасы» төзү барышында балалар толерант кешедә булырга тиешле төп сыйфатларны атадылар.
Дәрескә йомгак ясап, белгеч балаларга, без һәм тирә-юньдәгеләр чын-чынлап бәхетле, тормышыбызның безнең өчен генә түгел, ә якын-тирәдә булучылар өчен дә кыйммәт булуын аңлыйбыз икәнен әйтте. Шул ук вакытта толерантлыкның төп кагыйдәсе - бер-береңә карата түземле һәм мәрхәмәтлерәк булу. Бөтен кешегә дә яхшылык кылып, кеше үзе яхшыра, күңеле чистара дигән сүзләр белән барлык катнашучылар да килеште.