2021 нче елның 14 нче апреле көнне “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 6 ата-ана арасында «Әтиләр һәм балалар» дигән дәрес үткәрде.
Дәрес башында, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне тикшерү максатыннан психолог катнашучыларга «График тест» узарга тәкъдим итте, ул 75% очракта балалар-ата-аналар роленең буталчык булуын күрсәтте. Шуңа күрә катнашучылар «Мин - ата-ана» психологик уенда катнаштылар һәм «Ата-бабаларыбызның көче», «Тамырлар хисе» күнегүләрен үтәделәр. Бу күнегүләр нәтиҗәсендә кайбер ата-аналар үз балалары өчен дус булырга омтылуын аңлый алдылар. Аңлашылганча, бу бер дә начар түгел, әмма мондый алым каршылыкларны һәм рольләрнең буталуына китерә ала. Ата-ана баланың күз алдында аның белән бер дәрәҗәдә икән, шул рәвешле абруй ул казанудан туктый. Балага аннан да абруйлырак кешенең бар икәнен белергә кирәк, ул аңа яклау хисе тудырачак. Ата-аналар, аңлы рәвештә бала белән бер дәрәҗәдә булырга омтылып, аның белән теләсә нинди мәсьәләләр буенча киңәшләшәләр, моның белән алар бала тормышына өлкәнлек функциясен кертәләр. Бала исә борчыла башлый, чөнки «өлкәннәр» проблемасының хәл ителүе аңа бәйле була башлый. Бу, кызганычка каршы, ике буын арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга ярдәм итми.
Йомгаклау даирәсендә күпләр әлеге дәрестән алып чыккан төп фикерне белдерделәр: балалар бары тик ата – аналар карары белән генә дөньяга киләләр, өлкәннәр бу карарны баласыз кабул итәләр һәм балаларга гаилә әгъзаларына, каиләдәге эшләргә катышырга һәм гаилә әгъзаларына кагылышлы карарлар кабул итәргә ярамый икәнен таныдылар. Катнашучылар ата-ана вазыйфаларын аңлы рәвештә алып барсыннар өчен психолог барлык кешеләргә «Әти-әниләренә язылган бала хаты» дигән белешмәлек таратты.