ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

19 апрель көнне "Үзгәрешләр җиле" клубы эше кысаларында "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгечләре  Гөлназ Веселовская һәм Гөлнара Гизатуллина закон белән каршылыклары булган 5 балигъ булмаган яшүсмер өчен "Автолидер" автомәктәбендә "Без төркемдә эшли беләбезме?" дигән төркемле дәрес үткәрде.

Әлеге дәреснең максаты: эмоциональ элемтә урнаштыру, төркемдә дустанә, ышанычлы атмосфера булдыру; төркем мәсьәләләрен хәл иткәндә нәтиҗәле үз-үзеңне тотуга өйрәтү, дөрес һәм дөрес булмаган аралашу күнекмәләрен ныгыту.

19 нчы апрель көнне 19 нчы санлы социаль участокта «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева хәрби тарихның истәлекле даталарына багышланган 7 балигъ булмаган бала өчен «Чудской күле» дигән чара үткәрде. Максаты: балаларга патриотик тәрбия бирү.

19 апрель көннеТүбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүче 15 бала һәм аларның ата-аналары өчен Түбән Кама шәһәренең Экологик-биология үзәгенә экскурсия оештырды. 

Максаты: Җирдәге барлык тере хайваннар өчен җаваплылык хисе, табигатькә аңлы караш тәрбияләү, табигать дөньясына карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү.

21 апрель көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева А.М. һәм Миннекаева Г. И. истәлекле даталар буенча профилактик эш кысаларында «Чернобыль кайтавазы»дигән темага чара үткәрделәр.

 


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

20 нче апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернатында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. җитәкчелегендә “Урман могҗизалары эзеннән дигән тема астында экологик чара үткәрелде. Чараның максаты балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; матурлыкны күрә белү сыйфатларын үстерү.Чарада барлыгы 4 бала катнашты.

2021 елның 14-15 апрелендә Чирмешән муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр коллективы белән җыелыш булып узды.

"Тургай волонтерлары"программасын тормышка ашыру кысаларында приютта тәрбияләнүче балалар "Хәрби Дан һәйкәле янындагы территорияне төзекләндерү" Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар.


16
апрель, 2021 ел
җомга

16нчы  апрель көнне ДКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат – йортында” тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә “ Алар Ватан өчен көрәштеләр” дигән тема астында балалар өчен танып – белү чарасы оештырылды. Чарада барысы 4 бала катнашты. Максат: патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, өлкән буынга, Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт тәрбияләү.

16 нчы апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә хезмәткәрләр өчен «Гасырлар кешесе» дигән темага методик сәгать узды. Максат: академик тормышы һәм эшчәнлеге белән танышу, аның илдә фән үсешенә ролен билгеләү.

15 апрель көнне балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова Кама Аланы поселок китапханәсе белгечләре белән берлектә 26 балигъ булмаган бала арасында «Космик сәяхәт» дип исемләнгән викторина үткәрде. Максаты: балаларда галәм киңлекләрен буйсындыручы космоска, космонавтларга карата кызыксыну уяту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International