Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагоглары Эльза Сәмигуллина һәм Олеся Минһаҗетдинова «SMS-балалар» волонтерлар отряды белән берлектә 15 апрельдә 35 балигъ булмаган бала һәм аларның ата-аналары өчен космонавтика көненә багышланган «Ерак йолдызлар яктысы» дигән чара уздырдылар. Максаты: катнашучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, Космос һәм космонавтика турында күзаллауны киңәйтү.
Чара башында педагоглар балаларга Космосның нәрсә икәнлеген, ни өчен дөнья җәмәгатьчелеге космонавтика көнен 12 апрельдә билгеләп үтә, «Рус космонавтикасының атасы» кем булуын, беренче космонавт Юрий Гагарин, космос станциясе космонавтлары тормышы, космик туклану турында сөйләделәр. Аннан соң «SMS-балалар» волонтерлар отряды космоска “очу” өчен “булачак космонавтлар”ны әзерләү буенча квест-уен үткәрде. Балалар һәм аларның әти-әниләре үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен, командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Волонтерлар шулай ук катнашучылар белән кызыклы музыкаль флешмоб үткәрделәр.
Соңыннан барлык катнашучылар да призлар һәм бүләкләр алдылар, оештыручыларга кызыклы һәм танып-белү чарасы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.