«Кыска чәчләрне кисү технологиясе, ир-атларның чәчен кисү» дип аталган дәрес. Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге

2021 елның 16 апреле, җомга

«Чәчтараш эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында 15 апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль эш буенча белгеч Миләүшә Авзалова «Кыска чәчләрне кисү технологиясе, ир-атларның чәчен кисү» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны кыска чәчләрне кисү технологиясе белән таныштыру, чәчләрне кисү өчен электр машинасыннан файдаланырга өйрәтү, ир-атларның чәчен «андеркат» моделендә кисәргә өйрәтү.

Дәреснең теоретик өлешендә белгеч катнашучыларга ир-ат стрижкаларының төрләре турында сөйләде, шул ук вакытта өлкән яшьтәге ир – атларның бик кыска итеп, урта яштәгеләренең универсаль, бокс яки полубокс, керпе кебек, ә хәзерге яшьләр заманча (креатив) стрижкаларга - Канада, андеркат, квифф, британкага өстенлек бирүен билгеләп үтте. Ир-ат чәчләрен кисер алдыннан чәчләрнең сыйфатын һәм торышын, аларның сыгылмалылыгын, чәчләрнең үсеш юнәлешен, баш түбәсенең урнашу юнәлешен, маңгайның формасы һәм зурлыгы, чәчләрнең бөдрәме юкмы икәнлеген, клиентның яшен һәм теләкләрен һ.б. исәпкә алырга кирәк. Чәчне искәндә башта чигә өлеше, аннан соң баш түбәсе зонасы киселә. Барлык зоналарны да филировкалы кайчы белән йөреп чыгарга кирәк, ул вакытта кыска чәчләрдән озынрагына күчү дөрес була.  Йомгаклау этабы булып окантовка тора, анда бөтен булган җитешсезлекләрне бетереп була.

Дәреснең практик өлешендә катнашучылар белгеч җитәкчелегендә андеркат стрижкасын үтәделәр, анда чәч баш түбәсендә озын булып кала, ә чигә һәм арткы өлештә бик кыска калдырыла. Әлеге төр чәч киселеше белән катнашучылар бик кызыксындылар, чөнки күп кенә балалар нәкъ менә шундый чәч кисү төрен сорыйлар. Киләсе дәресләрдә катнашучылар алган белемнәрен ныгытачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International