14 апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова Лемаев исемендәге «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте»ндә оештырылган «Аборт» дигән чарада катнашты һәм «Сак булыгыз! Мультфильм» дип аталган темага чыгыш ясады. Чарада 15-17 яшьлек 400 кыз катнашты. Әлеге темага чыгыш ясауга алшарт булып елдан-ел гаилә кормыйча, балалар тудырмыйча, ирекле яшәү рәвеше идеясен үз эченә алган чит ил мультфильмнары санының арта баруы тора. Бу үсеп килүче буынның дөньяга карашына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә әлеге чараның максаты-гаилә институтын пропагандалау һәм мультипликацион фильмнарга сайлау мөнәсәбәтен формалаштыру.
Үз чыгышында психолог кызларга киләчәктә үз гаиләңне булдыру өчен ата-аналарның гармонияле мөнәсәбәтләренә карау гына түгел, киләчәктә яхшы ата-ана булырга ярдәм итәчәк сыйфатларны да тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләде. Аларның күбесе үзләрен мультипликацион геройларга тиңләштерергә тырыша. Чит ил мультфильмнарының ничек тискәре йогынты ясавын яшүсмерләр “Сак булыгыз! Мультфильм” дип аталган видеофильм карап белделәр. Ул яшьләрне чит ил мультипликацион фильмнарының яшерен куркынычлары турында кисәтә: мультгероиняларга карап, кызлар аңсыздан булачак сексуаль үз-үзеңне тоту стереотипларын сеңдерә, ә малайларда әлеге образ алар тормыш юлдашын – булачак балаларының әнисен сайлаганда аңсыздан формалаша.
“Сак булыгыз! Мультфильм” видеофильмын караганнан соң психолог кызлардан алынган мәгълүмат тәэсирләре турында сорады. Алар күргәннәренә гаҗәпләнделәр – беренче карашка куркынычсыз мультфильмнар шундый җимергеч көчне үз эченә ала дип беркем дә уйламаган булган.
Ахырда психолог катнашучыларга телевизион продукцияне сайлауга игътибарлырак карарга киңәш итте һәм «Минем репродуктив сәламәтлегем» дигән белешмәлек таратырга.