«Үзеңне кыерсытырга ирек бирмә»

2022 елның 18 марты, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова балалар өчен ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү эше кысаларында «Үзеңне кыерсытырга ирек бирмә» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара 17 март көнне 16 нчы социаль участокта балигъ булмаганнарга балалар өчен ышаныч телефоны эшенең билгеләнеше турында мәгълүмат бирү, авыр тормыш хәлләрендәге ышаныч телефонына балаларның мөрәҗәгать итү мотивациясен формалаштыру максатыннан үткәрелде.

Дәрес «очрашу» уеныннан башланды, анда катнашучылар, түгәрәккә басып, билгеле бер шартларны үтәп, күршеләре белән исәнләшергә тиешләр иде. Мондый гадәти булмаган сәламләү барсын да уртак эшкә рухландырды. "Ассоциация" уены барышында катнашучылар «Балалар ышаныч телефоны» дигән фразада килеп чыккан ассоциацияләрне атадылар. Җавапларга караганда, катнашучылар аның эше турында беләләр. «Торыш» уенында катнашучылар ике командага бүленеп, дуслык, талашу, сагыш һәм бәхет дип язылган кәгазь битләренә ия булдылар. Һәр битнең кире ягында уенчылар бу сүзне аңлатучы кечкенә генә рәсем ясадылар. Башка команда әгъзалары, рәсемне күреп,  анда ясалырга мөмкин булган рәсеме белергә тиеш булдылар. Уен бик кызыклы узды, барысы да яшерелгән хис-тойгыларны белергә тырыштылар. Балалар өчен ышаныч телефоны эшләү принциплары турында әңгәмә узгач, һәр катнашучы “Авыр булса – шалтырат” дигән белешмәлек - нигезләмә алды.

Дәрес рольле «Шалтырат» уены белән тәмамланды, балалар, проблемалы ситуацияне сайлап, ышаныч телефонына шалтыратырга һәм киңәш сорарга тиеш булдылар. Консультант ролендә белгеч чыгыш ясады. Катнашучыларның кайберләре эксперт ролендә чыгыш ясавы бик кыен икән, чөнки шалтыратучыны тыңларга, хәлне ачыкларга, дөрес киңәш бирергә кирәк, дип белдерде. Әлеге уен «Балалар өчен ышаныч телефоны»на көтелмәгән хәл килеп чыккан вакытта һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгән очракларда шалтыратырга мөмкин булуын күрсәтте.

Дәрестә 13 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International