«Тегүчелек эше»

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

18 нче март көнне «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Кием-салым бизәү өчен брошка ясау» дигән темага дәрес үткәрде. Фоамиран белән эшләү күнекмәләрен ныгыту, иҗади карашны үстерү максатыннан үткәрелгән чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 6 гаилә катнашты.

Дәрес барышында катнашучылар белгеч җитәкчелегендә Фоамираннан брошкалар ясадылар: башта макетлар әзерләделәр, аларны кистеләр һәм әзер шаблоннар буенча фоамираннан детальләр кистеләр. Бу аксессуар кием - салымны бизәү өчен һәрвакыт модада булып кала. Хатын-кызлар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр һәм чарадан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.Чөнки үз кулларың белән эшләнгән әйберләр сатып алынганнан күпкә кыйммәтрәк, өстәвенә, дөньяда ул берәү генә - башка андый әйбер юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International