Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Туган ягыбызның тере утларына» дигән виртуаль экскурсиядә катнашу өчен китапханәгә баруны оештырды. Кама Аланы бистәсенә нигез салынуның 40 еллыгына багышланган чарага 29 балигъ булмаган бала килгән иде.
Экскурсия башында китапханә белгечләре балаларга Кама Аланы бистәсенең барлыкка килү тарихы, шул исәптән бистә һәм татар АЭСы төзелеше турында сөйләделәр. Балалар төзүчеләр эшендә булган авырлыклар, гади гражданнарның тормышы турында белделәр. Ветераннар Советы Рәисе Ерошин Александр Алексеевич – Кама Аланының өлкән кешесе чыгышы балаларда зур кызыксыну һәм күп сораулар уятты. Александр Алексеевичның бистә тарихы белән бәйле балачак һәм яшьлек фотосурәтләре катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Балаларга барысы да кызык булды. Экскурсия ахырында балалар китапханә белгечләренә һәм ветераннар советы рәисе Александр Ерошинга кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара бистәнең тарихи үткәне белән танышу, туган якка һәм якташларга карата мәхәббәт, хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырылды.