21 март көнне ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган балалар интернат-йорты"нда тәрбияче Шәйхиева Елена Александровна тәрбияләнүчеләр белән берлектә Халыкара Даун синдромлы кеше көненә багышланган чара үткәрде.
Әлеге чараның максаты: Даун синдромы белән авыруның үзенчәлекләре турында күзаллауларны формалаштыру, дустанә мөнәсәбәтләр булдыру.
Башта без балалар белән бу темага әңгәмә үткәрдек. Балалар бу көн турында бик күп яңалыклар белделәр, барысы да канәгать калдылар. Моннан тыш, без Даун синдромы турында стенд, рәсемнәр ясау белән шөгыльләндек. Дусларча мөнәсәбәтләр формалаштыру өчен саф һавада жырлы- биюле уеннар үткәрелде.
Бу чара балаларга бик ошады.