Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова тарихи вакыйга – Кырымның Россия белән кушылу көне уңаеннан үзәктә «Кырым – ул Россия»дип исемләнгән стенд әзерләде.
Стендта урнаштырылган материалдан килүчеләр Кырым ярымутравының барлыкка килү тарихы, аның географик хәле, табигате, һава торышы, халкы, икътисады, истәлекле урыннары белән танышырга мөмкинлек алачаклар. Һәм иң мөһиме булып, 2014 елның 18 мартында мөһим тарихи вакыйга – Кырымның Россиягә кушылуы, ягъни РФ составына керүе була.