Тарихи вакыйга - Кырымның Россия белән кушылуы көне алдыннан бөтен илдә тематик чаралар үткәрелә. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен "Россия һәм Кырым - уртак язмыш" дигән методик сәгать үткәрде.
Очрашу башында белгеч хезмәткәрләргә Екатерина ІІ заманыннан хәзерге көнгә кадәр булган вакыйгалар тарихы, Россия һәм Кырым арасындагы мөнәсәбәтләр, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Кырымның роле һәм Севастопольнең героик оборонасы турында презентация күрсәтте.
“Россия - ул Кырым!” видеоролигы катнашучыларны Кырымның РФ белән кушылуы чоры, Россиянең үз геосәяси мәнфәгатьләрен яклаудагы гамәлләре, шулай ук Украинадагы сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә авыр хәлдә калган Кырым һәм Севастопольнең рус телле халкын яклау белән таныштырды.
Очрашу ахырында билгеләп үтелгәнчә, бу тарихи вакыйга, аның әһәмиятен бәяләп бетерерлек түгел, бу Кырым өчен дә, Россия өчен дә әһәмиятле дата, Россия Федерациясенең барлык гражданнарын берләштергән вакыйга.