Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 4 май көнне 5 балигъ булмаган бала арасында асфальтта «Җиңү салюты» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Максаты: балаларның патриотик аңын формалаштыру, балаларның Бөек Ватан сугышы тарихына карата кызыксынуларын арттыру.
Чара башында белгеч балалар белән Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, солдатларның фронттагы батырлыгы һәм халыкның тылдагы авыр хезмәте, Җиңү көне, шул куркыныч еллар турында хәтерне саклауның әһәмияте турында әңгәмә үткәрде.
Соңыннан белгеч балаларга Җиңү көне уңаеннан асфальтта рәсем ясау конкурсында катнашырга тәкъдим итте.Балалар үзләренең рәсемнәре аша барлык сугыш ветераннарына батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.