Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Биеп яшибез» программасы кысаларында «Рус халык биюләре көне» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: Ватан мәдәниятенең традицион кыйммәтләре нигезендә баланың рухи-әхлакый шәхесен формалаштыру.
Төркемле дәрес балаларны рус халык биюләренең барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштырудан башланды. Соңыннан балаларга «Итекләр» һәм «Кадриль» биюләренең видео роликлары күрсәтелде. Педагог һәм балалар биючеләрнең костюмнарын, аларның хәрәкәтләрен, музыканы карадылар. Алган белемнәрен ныгыту өчен педагог балаларга башта биюче костюмын ясарга, аннары рус халык музыкасына берничә хәрәкәт уйлап табарга тәкъдим итте.
Балалар дәрес дәвамында кызыксыну күрсәттеләр, бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр.