Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында «Канәфер чәчәге – Җиңү символы» чәчәкләр ясау.

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

2021 нче елның 5 нче май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы «Канәфер чәчәге – Җиңү символы» дип исемләнгән  дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: гофр кәгазьдән канәфер чәчәге ясау юлы белән тәрбияләнүчеләрне Җиңүнең 76 еллыгына актив катнашырга җәлеп итү.

Бурыч:

- гофр кәгазьдән канәфер чәчәге ясау технологиясе белән таныштыру;

- кул бармакларының вак моторикасын үстерү, күрү - хәрәкәт координациясен үстерү;

- патриотик хисләр, пөхтәлек, тырышлык, бу иҗат төренә кызыксыну тәрбияләү.
Дәрес башында тәрбияче балаларны Кызыл канәфер чәчәге тарихы - Җиңү символы, рус халкының мәңгелек батырлыгы истәлеге белән таныштырды. Бу чәчәкләрне ветераннарга 9 майга бүләк итәләр, Мәңгелек утка, истәлекле урыннарга куялар. Аннары тәрбияче балаларга бу матур чәчәкне үз куллары белән безгә тыныч тормыш бүләк иткән кешеләр истәлегенә ясарга тәкъдим итте. Балалар рәхәтләнеп гофр кәгазьне кистеләр һәм клейдан файдаланып, чәчәкләр – канәферләр , Җиңү символлары ясадылар. Дәрес ахырында ясалган чәчәкләрне вазага куйдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International