«Берлинны алу»

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова сугыш тарихының истәлекле даталары һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 11 балигъ булмаган бала өчен «Берлинны алу»дигән профилактик чара уздыры. Максаты: балаларның Россия Хәрби тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын үстерү.

Дәрес барышында балалар белән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ничек башлануы, нинди илләргә кагылуы,совет сугышчыларына җиңүнең ничек авыр бирелүе, сугыш елларында тыныч халыкка авыр туры килүе турында әңгәмә үткәрелде.Аннары белгеч дәрестә катнашучыларга 1945 елның маенда Берлин шәһәренең штурмы, Рейхстагны алу, аның түбәсенә кызыл байракны ничек куюлары турында сөйләде.

Дәрес ахырында балалар белән нәтиҗә ясалды “9 Май” бәйрәме һәрберебез өчен изге булырга тиеш. Без барыбыз да үткәнне истә тотарга һәм Бөек Җиңү һәм тыныч күк йөзе өчен өлкән буынга рәхмәт әйтергә тиешбез”. Дәрес «Җиңү көне» җырын тыңлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International