30 нчы апрель көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәре Янгын күзәтчелеге вәкилләре белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгыту, ут белән сак эш итү күнекмәләрен үстерү максаты белән «Ут белән шаярма!»дип аталган чара үткәрделәр.
Чара барышында янгын күзәтчелеге инспекторы катнашучыларны Татарстан Республикасында һәм Түбән Кама шәһәрендә янгын статистикасы белән таныштырды, торак урынында куркынычсызлык, газ һәм электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты, янгыннарның төп сәбәпләре, шулай ук янгын чыккан очракта гамәлдә булу тәртибе турында сөйләде, янгын сүндерүчеләрнең төрләре һәм аларны торак бинада урнаштырылган янгын хәбәрчеләре белән таныштырды.
Чара ахырында инспектор көнкүрештә һәм җәмәгать урыннарында янгын куркынычы булган хәлләрне кисәтү буенча видео роликлар күрсәтте, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары белән янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр бирде һәм барысын да янгын частенә экскурсиягә чакырды.