ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2021 ел
җомга

5 нче май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 гаилә әгъзасы өчен "Акция-реакция" дигән чара үткәрде.

6 нчы май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль эш буенча белгеч Марина Вахрушева социаль хезмәт күрсәтелүчеләр арасында Җиңү көненә багышланган «Без хәтерлибез! Без горурланабыз» акциясе үткәрде. Дәреснең максаты: кешелек дөньясын фашизмнан коткарган совет армиясе солдатларына һәм офицерларына горурлык һәм рәхмәт хисләре белгертү, ветераннарга карата хөрмәт тәрбияләү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина һәм социаль хезмәт алучылар «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала белән бергә 5 май көнне «Җиңү хаты» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Максат: үсеп килүче буынның гражданлык, патриотик позициясен формалаштыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата бурыч һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

5 нче май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова өлкән яшьтәге волонтер һәм 3 балигъ булмаган яшүсмер белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясе үткәрделәр. Максаты: гражданнарда патриотик кыйммәтләр, Ватанга һәм аның тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлеген саклау.

5 нче май көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 13 балигъ булмаган бала арасында «Минем Туган ягым, туган төбәгем» программасы кысаларында «Россиянең истәлекле урыннары» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: Россиянең федератив округларының табигый байлыгы турында белемнәрне киңәйтү, илнең мәдәни мирасына карата кызыксынуны үстерү. 

«Ариадна җебе» программасы кысаларында 5 нче май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 12 балигъ булмаган бала арасында «Минем хисләр» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде.

6 нчы май конне тәрбияче Гилемханова Алсу балалар белән “Булды сугыш... Булды җиңү” дигән темага дәрес үткәрде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре 6 май көнне «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар һәм үзәк янындагы парк зонасы территориясендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә агачлар утырттылар.

4 май көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге каршындагы «Игелек буыны» иреклеләр отряды «Шатлык китерәбез» акциясе кысаларында социаль хезмәт күрсәтүче 3 балигъ булмаган балалар белән берлектә тыл хезмәтчәнен Җиңү көне белән котладылар.  Максат: патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләү, үз иленең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International