6 нчы май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль эш буенча белгеч Марина Вахрушева социаль хезмәт күрсәтелүчеләр арасында Җиңү көненә багышланган «Без хәтерлибез! Без горурланабыз» акциясе үткәрде. Дәреснең максаты: кешелек дөньясын фашизмнан коткарган совет армиясе солдатларына һәм офицерларына горурлык һәм рәхмәт хисләре белгертү, ветераннарга карата хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес Бөек Ватан сугышы елларында яшәгән кешеләрнең авыр язмышы турында сугышларда катнашкан сугышчылар һәм тылда Җиңүне якынайту өчен хезмәт куйган тыныч халык турында сөйләүдән башланды. Балаларга шул вакыйгаларның рәсемнәре төшерелгән фоторәсемнәр күрсәтелде. Белгеч балаларның йөрәкләренә туганнарын, якыннарын югалту хәсрәтен һәм кайгыларын җиткерергә тырышты. Соңыннан балаларга Герой-җиңүчеләр истәлегенә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә катнашырга тәкъдим ителде.
Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга үз иленең гражданнары буларак Ватаныбызны яратырга һәм якларга, аның чын патриотлары булырга тиешлекләрен искә төшерде.